Количество результатов: 1079000 (940903), поиск занял 0.297 сек.

Результаты поиска

  1. Юлдан язган, оятын, гыйффәтен югалткан кызларыбыз, яшьли хәмергә өстенлек биргән улларыбыз, гаилә учагын тотарга, бала тәрбияләүнең иң изге, иң мөһим бурычы итеп танырга теләмәгән хатын-кызларыбыз, үзен табучы һәм туйдыручы икәнлеген онытып, махмыры белән зиһеннәре томаланган ир-атларыбыз, «Аллаһы әкбәр» белән «бисмилла» дан гайре бер дога да белмәгән кадерсез әби-бабайларыбыз кыйбласын югалткан бичараларның җимерелгән язмышлары булып безнең нәсел ояларыбызның ишекләрен какты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  2. Көтү кузгалу белән, өйдән өйгә яшен тизлегендә көтүче сибгатулланың үлем хәбәре таралды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  3. Теге, кем әйтмешли, тауга каршы үгез егарлык көче булса да, беркайда да эшләргә теләмәгән, теләсә кемгә бер стаканлык эш эшләп «тамагын миргә салып» йөрүче бер бәндәгә әйләнгән иде инде әйләнүен. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  4. шушын 8 дый таза ирнең нилектәндер гомерен заяга уздырып, башкага өйләнми, инде менә хәзер кызын да үстереп, укытып, кеше итеп, кияүгә бирү шатлыкларын да күрә алмыйча, эт тормышы белән яшәп, иртә үлеп китүен жәлләп, күз яшьләрен тамызучылар да булды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  5. Кыска буйлы, төп кебек таза, табак битле, ярым пеләш башлы, шешенеп беткән кысык күзле, кызыл йөзле, билен каеш белән буып куеп, йомшак кына баскалап, тавыш-тынсыз гына кайтып керә дә, дөньясына булган бар ачуын, нәфрәтен шул газиз, ятим, ничек кенә җәберләсә дә, сабыйлыгы белән барысын кичереп, гафу итеп, хәтта шушы әтисе биргән тормышка риза да булып яшәргә тырышып ятучы, яратыр башка кешесе булмаганга, әтиләрне ничек булсалар да яратырга кирәк дип уйлаганга, аны чиксез яратучы кызына чыгарып, үзенең бәхетсезлекләренең сәбәбен дә ирексездән аңа кайтарып калдырып, өйне тузгытырга, билендәге каешын чишеп алып селтәнгәләргә, әшәке сүзләр белән сүгенә-сүгенә әйберләрне кыйнарга тотына иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  6. ә Галиясе, сабый Галиясе, аның, ниһаять, йоклап китүенә Ходайга мең рәхмәтләрен укып, идәнгә сузылып яткан әтисенең баш астына мендәрен куеп, чебен-черкиләр борчымасыннар өчен битенә чүпрәк, өстенә одеялын каплап, гадәттәгечә, куркуыннан тиз генә тынычлана алмаганга, чираттагы йокысыз төнен 9 уздырыр өчен яраткан урыны – тәрәзә төбенә менеп утыра иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  7. Шушы вакытта иске генә өйнең черегән рамлы тар гына тәрәзәсе төбендә кечкенә куллары белән кочаклап тоткан тез башларына юеш борынын терәп тынып калган нәни кыз баланың ниләр уйлаганын беркем дә белмәде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  8. Бары тик ай гына, әллә хәлен аңлап, әллә аңламыйча, юка чәчләреннән, яланаяк йөгереп чебиләп беткән аякларыннан, егылса да, еласа да, беркайчан назлы, иркә куллар тоймаган кечкенә генә гәүдәсеннән иркәләде, өшегән җанын аз гына булса да җылытты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  9. әтисе иртән торып юынгычның борынын шалтыр-шолтыр китереп юына башлауга, Галия уянды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
  10. Йоклаганда астына ук кереп беткән юрганын сөйрәп чыгарып, башыннан ук ябынып, сыңар күзе белән генә әтисен күзләргә кереште. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ